Басу хезмәт белән кайный: Фаяз Заһидуллинның «Гримме» комбайны көненә 5,5 гектар бәрәңге ала
Авыл хуҗалыгы яңалыклары

Басу хезмәт белән кайный: Фаяз Заһидуллинның «Гримме» комбайны көненә 5,5 гектар бәрәңге ала

Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле. “Мичән” бригадасында бәрәңге алалар

Чынлап та шулай, ул төп ри­зыкларыбызның берсе. Авылда яшәүче һәркем бу яшелчәне үзе үстерә. Элек бәрәңге колхоз-совхоз кырларының да шактый мәйданын били иде. Әмма, үстереп уңышын алу күп хезмәт сорагангадыр, хәзерге хуҗалыклар бәрәңге игү белән шөгыльләнми. Хәзер безнең районда аны “Мичән” бүлекчәсендә генә игәләр. “Быел 44 гектар мәйданда бәрәңгенең  “Гала”, “Королева Анна”, “Прайм”, ”Леони” сортлары үстерелде. Аларны  механизатор Илдар Һадиев  утыртты, горизонталь фреза белән төбенә  өйде.

Алуны “Королева Анна” сортыннан башладык.  “Гримме” комбайннарын тракторларына Фаяз Заһидуллин белән Явлаштаудан   килгән Раил Зарипов такты.  Агрегатларга Айдар Нургалиев, Тәлгать Байназаров, Рөстәм  Нигъмәтҗанов, Ришат һәм Фиргать Хуҗиннар хезмәт   күрсәтә. Уңыш чыгышы хәзергә 190 центнер  тирәсе тәшкил итә”, – диде  баш агроном  Азат Галимуллин.

Үткән елларда бәрәңге  план­тациясендә “Гримме”да эш­ләүче  механизаторлар Ленар  Сибгатов, Таһир Әһлиев белән очраша  идек. Быел  аларны башкалар алыштырган. Фаяз Заһидуллин техника белән 1993 елдан бирле эшли. Хезмәт юлын  куәтле “Т-150” тракторын иярләгән, “Акрос” комбайнында иген  урган, сабан һәм  уҗым культуралары  чәчкән Фаяз Заһидуллин быел беренче тапкыр бәрәңге  алгыч таккан. “Стажыммы? Миңа хәзер 54 яшь. Армиядән кайтканнан бирле техникада.

Димәк, 34  ел стаж чыгамы? Әле эшләргә дә эшләргә. “Гримме”ның 4,5 тонна сыйдырышлы бункерын 20-25 минутта тутырырга,  көннәр яңгырсыз торганда 5,5 гектарда бәрәңге  алырга була”, – диде  тәҗрибәле  механизатор. “Икенче икмәк”не Тимершыкка “Газ-53” машинасында  Илшат Нуриев, Радил Зарипов, Азат Хәлиуллин, “МТЗ-2112”дә Радик Мөбарәков ташый. Анда бәрәңге сортларга  аерылачак.

Механизаторларга көндезге һәм­ кичке аш чыгарыла. Без көн­дезгесенә туры килдек һәм ашаган  арада  гына сөйләшкәнлектән, игенчеләрнең кадерле  вакытын  алмадык. Бәрәңге  алучылар  янына  якындагы басуда  бодай саламын пресслаучы Әлфәт Садыйков та килеп  кушылды.

“Бик  уңган  механизатор. Фермада нинди эш бар – барысын да башкара. Кырга да  чыга. Көнгә 70-80 рулон пресслый ала. Саламны җыясымы, азрак җилләгәнен  көтәсеме – беренче рулонның торышыннан ук белә. Һава торышы  мөмкинлек бирмәгәндә, “МТЗ-82” тагылган “Кун-10” белән фермага  кайтару  өчен 11-14 рулон  сыешлы арбага (пронар) төяп җибәрә. 42 ел хезмәт  стажы бар”, – дип мактады аны  Азат Галимуллин.

Механизаторлар плантациядә эш­не кыска срокларда төгәлләү турында кайгырта. Мичән” бүлекчәсе  җитәкчесе  Рамил  Шәймәрданов әйткәнчә, бәрәңгедән киләсе  елга яхшы сыйфатлы симәнә әзерләп куелачак һәм авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә, шулай ук аграр тармак предприятиеләре аш­ха­нә­ләре өчен сатылачак. 

​
«Мичән» бригадасында бәрәңге алалар

 


Нет комментариев