Бүре улавы астында: кышкы урман аша туган нигезгә юл
Безгә язалар

Бүре улавы астында: кышкы урман аша туган нигезгә юл

12 сәгатьлек кышкы газаплардан соң туган йортының ишеген ачып кергән егетне әнисе җылы аш һәм кайгырту белән каршы алды, ул бер тәүлек буе изелеп йоклады.

Җиргә баскан аякның рәхәте: караңгы төндә юлны дәвам итеп

Урман буена килеп җиттек җитүен, тик анда юл түгел, тычкан эзе дә юк иде. Үтереп ашыйсы килә. Юл бардыр дигән өмет тә өзелде. Шулай да кире борылу турында уйламадык та. Без бит армия сафларына барасы, илнең тынычлыгын сакларга тиешле егетләр. Аннан соң бит без туган авылга , әти-әниләр янына, җылы өйгә кайтабыз.

Урман эченә кереп бераз баргач анда елга барын да онытканбыз. Чөнки ул кар белән тигезләнгән иде, сизелми дә. Алдан барган ике малай барган шәптән елгага төшеп карга чумдылар, алар артыннан без дә төштек. Йомшак кар муенга җитте, икенче ярга йөзеп баргандай барып ике җиңелрәк малайларны этеп өскә менгездек. Аннан соң алар безне тартып алдылар. Урманда 20 градус тирәсе салкын булса да, тирләп чыктык. Әллә елгадан чыга алмабыз дип курыккангамы, әллә көч куйгангамы, бер Ходай белә инде.

Ашыйсы, эчәсе килгәнне кар ашап басабыз. Кар диңгез кебек, иге-чиге юк. Минем тамак салкынга бик сизгер, кар ашый торгач шешеп тә чыкты. Дусларга аның турында сиздермәдем. Җебегән Муллахмәт дип әйтүләреннән оялдым. Бераз хәл алгач, юлны дәвам иттек. Хәзер алда баручы биш адым ясый да хәлсезләнеп кырыйга ята. Дүрт малай узып киткәч артка баса. Сөйләшәсе дә килми, эт кебек арсак та зарланмыйбыз. Ике карга агачтан агачка кунып безнең арттан күзәтеп бардылар да, болардан өмет юк, барыбер ашарга бирмиләр дип усал итеп каргылдашып, безне калдырып очып киттеләр.

Ярый сезнең канатлар бар, очасыз! Ә безнең канатлар юк, аяклар бар, юл юк, тик барыбер кайтырга кирәк. Хәзер алдан баручы биш адым түгел, дүрт адым гына ясый. Арганнан ара барабыз. Бервакыт алда баручы Альберт , егетләр, план буе күренә дип кычкырып җибәрде. (план буе ул –урман бетеп басу башланган җир. Халык телендә план буе дип йөртелә иде). Бөтенебез дә күтәрелеп карадык, еракта якты булып план буе күренә иде. Шатлыктан “ура” кычкырдык, эчкә ниндидер җылы кергәндәй булды. Беләбез – урманны чыксак, авылга бер километрдан әз генә ара кала.

Күңелләр күтәренке, бергә җыелып тәмәке пыскытып алдык та, ашыйсы килгәнне басарга тырышып ап-ак тәмле кар ашадык. Шулай шатланып торганда, Газинурның: “Булдыгызмы инде, кайтабызмы?” – дигән катгый тавышы айнытып җибәрде. Ул беренче булып, безгә юл ярып кузгалды, аның артыннан тиз-тиз атлап урман буена таба киттек. Шул вакыт еракта урман эчендә ике бүре улап җибәрде. Ул елларны алар бик күп үрчегәннәр иде, көтүдән кайтмаган сарыкларны буган очраклары булды.

Бервакыт шофер Шәйнур абый Арчадан кайтышлый машинасы көзге пычракта батып калгач, трактор алып килергә дип авылга таба юл тота. Шул вакыт аның артыннан бүреләр чаба башлый. Шәйнур абый аларны күрүгә, Макшар елгасы буендагы аммиак цистернасына менеп китә. Телефон юк әле ул вакытларда. Бүреләр төне буе аммиак мичкәләре тирәсендә йөреп чыгалар, көн яктыра башлагач кына китеп баралар.

Бүре улавын ишеткәч, куркуыбызны бер-беребезгә сиздермәсәк тә, баруыбызның тизлеге артты. Тиз арада план буена чыгып җиттек. Чыгуын чыктык та муеннан карга кереп чумдык. Аяклар җиргә тими, кар өстеннән башыбыз гына күренеп тора. Авыл якын, тик атлап барып кына булмый, иртәрәк шатланганбыз икән.

 

Фото: Ясалма фәһем
Фото: Ясалма фәһем

Җиргә баскан аякның рәхәте: караңгы төндә юлны дәвам итеп

Көн дә кичкә авышты, караңгы да төшеп килә, ә без суга батып барган кеше кебек, муеннан кар эчендә, атлап барып булмый. Кайсыбыздыр тәгәрәп барырга киңәш итте. Сынап карадык, барып чыкмады. Кар тирән, йомшак кар өстендә тәгәрәп булмый икән.  Кем кайда кар астына баткан, шул кар астыннан йөзеп барып карарга булдык. Биш метрлап йөзәбез дә, бер-беребезне башларыбызны калкытып барлыйбыз.  Бөтенебез тирләп чыктык,  бозга каткан чалбар балаклары җебеде, әниләр мәҗбүриләп киерткән җылы ыштан да юешләнеп ботка ябышты. Иллешәр метр йөзеп, шуышып бара торгач, Камил басып караган. Аның аягы җиргә тигән. 

Табигатьне төнге караңгылык басып алды, күктә йолдызлар җемелди башлады, ә без һаман юлда. Авылда урам утларын кабыздылар (ул вакытта урам утларын кич белән генә рубильник аша кабызалар, иртә белән сүндерәләр иде).

Аяк җиргә тисә дә, кар бил белән күкрәк арасына хәтле иде. Тагын Газинур алга чыкты, аның артыннан тезелеп авылга таба юлны дәвам иттек. Бу юлы аяклар гына түгел, кардан йөзеп барып куллар да бик арыды.  Шулай басуның яртысына җиткәндә  биш малайдан дүртәү генә калганыбызны аңладык. Барыбыз да хәл калганча, йөгереп диярдәй кирегә киттек. Йөз метрлап баргач, ничек кырыйга яткан, шулай йокыга киткән дустыбызны күрдек. Шундый тәмләп йоклый иде, кызыгып куйгандай булдык. Дустыбызны чакка уяттык, ул шундый туңган, тешләре-тешкә тими...

Тапталган юлдан тагын авылга таба юлладык. Туңган дустыбызны уртага куеп, аны күзәтеп бардык. Басу уртасында кар әзрәк салган, каты катлам барлыкка килгән. Рәгыйт белән Альберт җиңелрәк булганнардыр, карга йомшак кына басып, батмыйча алга киттеләр. Калганнарыбыз бата-чума алар артыннан барабыз. Авылга җитәрәк тагын кар күбәйде. Без көч хәл белән авыл кырыеннан трактор ачкан юлга чыгып егылдык. Аны колхоз машиналары Арчага, Казанга йөрер өчен ДТ-75 тракторы белән ачып торалар иде. Каты юлда бер ун минутлап хәл алып яттык. Бу юл газапларыннан котылуыбызга ышанырга-ышанмаска да белмәдек.

Күккә карап ятабыз, аннан йолдызлар елмая. Тулы айдан көянтә чиләген аскан Зөһрә кыз, тырыштыгыз егетләр, дип күз кыскан кебек булып китте. Йөрәк тә шатлыктан ешрак үзебезгә ишетелерлек итеп тибә башлады. Яткан җирдән торасы килми, оеп киткәнбез. Шулай да көч-хәл белән торып, бер-беребездән өйләргә кайтып җитә алачакны сорашып, җылы хушлашып таралыштык. Каты юлдан барырга ансат, тик бик каты арыдык, тамак та ач, ике тәүлеккә якын вакытка, берәр кабартма ашаган килеш бит. Әвеш-тәвеш атлап капка төбенә кайтып җиттем.

Урыс капка келәсен, чолан ишеген дә тиз ачтым. Салкын кермәсен дип өй ишеген киезләр, күннәр белән җылыталар һәм бик тыгыз ябыла иде. Мин өй ишегенә берничә мәртәбә баш белән бәрдем. Әни бик тиз генә ачты, ишек янында мине көтеп торган диярсең. Минем хәлне күреп, җитәкләп өйгә алып керде. Әти белән икәүләшеп минем бүректән ботинкага хәтле юеш, бозга каткан киемнәрне салдырдылар, өскә коры, җылы күлмәк-ыштан киерттеләр. Минем хәлне күргәннәрдер инде: бернәрсә дә сорамадылар да, ачуланмадылар да.

Фото: Ясалма фәһем
Фото: Ясалма фәһем

Туган йорт ишеген ачып кергәч: 12 сәгатьлек газаптан соң килгән бәхет.

Әни миңа бозау ите, үзе җәйгән токмачтан пешергән дөньядагы иң тәмле, җылы аш салып бирде. Агач кашыкка ашны алдым алуын, тик авызга хәтле күтәрергә хәлем җитмәде, кулым аска төшеп китте, кашык та шапылдап идәнгә төште. Миңа карап торган әни тиз арада икенче кашык алып, ашны үзе ашатты. Ул арада  әти урын җәеп куйган. Күзем сәгатькә төште: кичке тугызынчы ярты иде. Якын гына Түлешкә белән Симет арасын 12 сәгать кайтканбыз. Тамак туйды, тән җылынды, изелеп киткәнмен, урындыктан торып булмый. Бу юлы әти торырга булышып, култыклап урынга озатып куйды. Баш мендәргә тиюгә йоклап киткәнмен.

Уянып китсәм, әни минем янда утыра, урамда караңгы иде. Мин әнидән: “Әле таң атмадымыни, нишләп минем янда утырасың?” – дип сорыйм. Әни: ”Улым, син инде бер тәүлек йокладың, мин сине бөтенләй уянырсыңмы, юкмы дип курыктым”, – ди. Үзенең күзләреннән яшь тама.

Мин торып, тагын бер туйганчы әнинең тәмле ризыкларын ашадым да, тагын йокларга яттым. Без, Ходайның рәхмәте белән, әти-әниләрнең догалары ярдәмендә исән калганбыздыр инде. Эх, рәхәт тә инде әти-әни янында. Өй җылы, тамак тук, киемнәр коры. Миннән дә бәхетлерәк кеше юктыр кебек тоела. Гомер барышында берәр кая барганда кешеләр юл начар, юл юк дисәләр, кылт итеп шушы вакыйга искә төшә. Күңелемнән, сезгә начар, юк юлны Ходай  күрсәтмәсен дип теләк телим.

Фото: Ясалма фәһем
Фото: Ясалма фәһем

                                                                                                                                                                                                                                Муллахмәт Галиәхмәтов.

                                                                                                                                                                                                                                  Югары Симет.


Нет комментариев