Югары Шытсу мәдәният йортында салам курай ясау буенча репортаж төшерелде, анда республика белгечләре 20 еллык эш тәҗрибәсе белән таныштылар һәм фольклор ансамбльләренең чыгышларын карадылар.
Югары Шытсу мәдәният йортында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршында эшлэп килүче Инновацияләр һәм традицияләрне саклау ресурс үзәгенең директор урынбасары Латипова Гөлназ Марсовна,сәнгать фәннәре докторы, профессор Валиева Гүзәл Фоатовна,"Түгәрәк уен" журналы редакторы Исмагилова Расиха Габделбаровна җитәкчелегендә салам курай ясау буенча репортаж төшерелде.
Камыл курай буенча эш 20 еллап алып барылып, 10 елы ОНКН паспорты эшләп, яңартылып торылды, конкурста катнашылды. Ресурс үзәге хезмәткәрләре салам курайның килеп чыгышы, аны ясау технологиясе, уйнау алымнары белән кызыксындылар. Шулай ук "Яшь күңел" фольклор ансамбле, "Дубая" үрнәк халык уен кораллары ансамбльләре чыгышларын карадылар, ансамбльләр турында күргәзмә материаллар белән таныштылар, "Яшь күңел" ансамбленә йөрүчеләрдән авылыбыздагы һөнәрчелек, гореф-гадәтләр буенча интервью алдылар.
Нет комментариев