Казан-Шәмәрдән юлында хокук бозучыга карата суд карары чыкты
Светофор

Казан-Шәмәрдән юлында хокук бозучыга карата суд карары чыкты

Чит ил кешесе Янош Грачев, руль артында исерек хәлдә һәм йөртү таныклыгыннан башка Казан-Шәмәрдән юлында тотылып, суд карары белән 10 тәүлеклек административ арестка хөкем ителде.

   Агымдагы елның 24 июлендә ГАИ хезмәткәрләре Казан-Шәмәрдән юлының 106 километрында 10  сәгать 48 минутта чит ил  автомобилен туктата. Тикшерү барышында  йөртүче Янош Грачевның транспорт белән  идарә итү таныклыгы булмавы һәм үз-үзен тотышында исереклек билгеләре күзәтелүе ачыклана. “Юпитер” алкотекторын кулланып тикшерү тискәре нәтиҗә күрсәтә икән, ул очракта йөртүче исереклек халәтен билгеләү өчен медицина тикшерүенә җибәрелә. Ләкин Грачев хастаханәгә барудан баш тарта, моны ул беркетмәдә үз имзасы белән раслый.  

 Үзенең халәтен руль артына  утырганчы  дару эчүе белән бәйләп  аңлата. Нәтиҗәдә Грачевка беркетмә Административ хокук бозулар турындагы РФ кодексының 12.26нчы статьясы нигезендә автоинспекторның  закон таләбен үтәмәгәне  өчен  төзелә. Җаваплылыкка тарту  чарасы  шул  ук: 45  мең сум штраф һәм ел ярымга яки ике  елга правасыз  калу. Әгәр дә йөртүченең транспорт белән идарә итү танык­лыгы булмаса, административ  арест  чарасы кулланыла.

Җәза билгеләгәндә Грачевның тәрбиясендә балигъ булмаган 4 баласы булуы исәпкә  алынды, ә җаваплылыкны авырайта торган шарт – юл хәрәкәте кагыйдәләрен беренче тапкыр гына бозмавы. Шулай итеп, җәмәгать судьясы йөртүчегә карата 10 тәүлеккә административ арест чарасын  куллану турында карар чыгарды.
                                                                                                                                                                     Материал район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе
                                                                                                                                                                      булышлыгында әзерләнде.


Нет комментариев