Агымдагы атнада район мәдәният йортында Саба шәһәр җирлеге гражданнары җыены узды
Район яңалыклары

Агымдагы атнада район мәдәният йортында Саба шәһәр җирлеге гражданнары җыены узды

Саба индустриаль паркында 36 резидент 460 эш урыны булдырып, территориянең 76 процентын алып тора.

   Җирлек башлыгы Расих Хәсәнов катнашучыларны 2021-2026 елларда биләмәдә яшәүчеләрнең көнкүрешен яхшырту, социаль-инфраструктура үсешен тәэмин итү буенча башкарылган эшләр белән таныштырды. Чыгышыннан күренгәнчә, җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү өчен күп эшләнгән. Иң зур проектларның берсе – Саба индустриаль паркы. Биредә хәзер шәхси эшмәкәрләр дә актив төзелеш эшләре алып бара. 2026 елның 8 айлык нәтиҗәләре буенча 36 резидент килешү төзегән, аларга 36,5 гектар җир бирелгән. Бу – парк территориясенең 76 процентын тулыландырган. Булдырылган эш урыннары 460ка җиткән. Азык-төлек кластеры территориясен зурайту да күздә тотыла.

  Халык үзе дә үсешкә зур өлеш кертә. Соңгы 5 елда үткәрелгән референдум нәтиҗәләре буенча 16,899 миллион сум үзара салым җыйналган һәм һәйкәлләр ремонтланган, уен мәйданчыклары төзелгән, зиратлар төзекләндерелгән, урамнар яктыртылган, тыкрыкларга вак таш түшәлгән. Докладчы алга таба да башкарасы эшләр күплеген билгеләп үтте.


Нет комментариев