Чаңгы ярышлары буенча ТР муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасында сабалылар - беренче
4 март, шимбә көнне Казан шәһәренең Мирный бистәсендәге чаңгы-биатлон комплексында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды. Ярышта бөтен республика спортчылары катнашты.
Ярышлар шәхси-команда форматында, командада 4 кеше, 2 ир - ат, 2 хатын-кыз катнашты. Ир – атлар дистанциясе – 3 километр, хатын-кызлар-1 километр.
Саба районы җыелма командасы чыгышы нәтиҗәләре:
Заһидуллина Гөлнара Мөхәммәтфанис кызы-1 урын;
Гарипов Ирек Рамазан улы-1 урын;
Гомәрова Илүзә Азат кызы-3 урын;
Әгъләмҗанов Алмаз Рәхимҗан улы-6 урын.
Икенче төркемдәге гомумкоманда зачетында Саба районы 1 нче урынны алды.
Балтач районы 2 урында, Мамадыш районы 3 урында.
Безнең спортчыларны яхшы нәтиҗәләре белән котлыйбыз, уңышлар телибез һәм уртак эшкә керткән өлешләре өчен аларның һәрберсенә рәхмәт белдерәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев