Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«САБА-АРЕНА» спорт мәктәбе коллективы «Мәхәббәт FM» да булып кайткан

«САБА-АРЕНА» спорт мәктәбе коллективы Казан шәһәренең Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында булып кайтты. Сәфәр 23 февраль һәм 8 Март бәйрәмнәре уңаеннан оештырылды.

 

"Илгиз Зәйниевның «Мәхәббәт FM» эстрада-джаз комедиясен карадык. Төп сюжет линиясе мәхәббәт турында, ике яратучы йөрәкнең, хисләрен аңлауга озак вакыт кирәк була, барысы да тиз диалоглар һәм сәхнәләр арасында Тарантино рухында ачыла. Бу җырлар да, юмор да, пародияләр дә, уйлап чыгарылмаган, әмма сәхнәгә Казан урамнарыннан, кафешеклардан, лаунж - барлардан һәм дискотекалардан чыккан ирекле җил кебек. Бу бары тик эфэрин! Бу спектакльга кабат-кабат гашыйк булырга мөмкин! Коллектив таң калды!" -дип уртаклашалар  спектакль турында ареначылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев