21 гыйнвар 2026 яңалыклары
-
Казанда очкычларга билет бәяләре арткан
Казанда 2021 елдан авиаочышлар бәясе арткан. Бу хакта Туризм буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе утырышында «Пегас Казан» ҖЧҖ генераль директоры Андрей Загайнов сөйләде.
-
Сабада балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында «Яшь оста» чемпионатының VII республика этабы муниципаль туры узды
Кызлар үзләрен чын тәрбияче итеп күрсәттеләр: тәрбияче һөнәре турында сөйләделәр, М.Булатовның «Морозко» әкияте буенча балалар белән шөгыль үткәрделәр.
-
Саба музеенда Кадим Җәмитовның күргәзмәсе ачылды
Танылган сынчы 80 яшьлек юбилеен каршы алды
-
Татарстанда «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабы дәвам итә
Татарстанда «Профессионаллар» бөтенроссия һөнәри осталык чемпионаты хәрәкәтенең төбәк этабы ярышлары дәвам итә. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итте.
-
Бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле бердәм пособие ничек билгеләнә?
Гаилә милли проекты гамәлдә. 2026 елның 1 гыйнварына төбәктә балалары булган 113 меңнән артык гаилә бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле бердәм пособие алды. Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге бу максатларга 26 млрд. сумнан артык акча юнәлтте.
-
Сабада йолдызлы күк астында төнге чаңгы ярышларында катнашырга чакырабыз
7 февраль көнне «Саба чаңгы 2026» төнге чаңгы узышлары узачак
-
Хәрби комиссариатта Пилотсыз системалар гаскәрләрендәге түләүләр турында сөйләделәр
Казандагы контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Виктор Никитин «Татар-информ» агентлыгына Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүче хәрбинең нинди түләүләргә һәм социаль гарантияләргә исәп тота алуы турында сөйләде.
-
Татарстан Ислам туризмын үстерү проектына эләгергә мөмкин
Россия мөселманнары Диния нәзарәте «Изге сукмак» ислам дини туризмын үстерү проектын әзерләгән, ул Россиянең 34 төбәгендә тематик маршрутлар булдыруны күздә тота. Бу хакта Мәскәү мөфтие Альбир Крганов хәбәр итте, дип яза ТАСС.
-
«Ата-аналар юлда иминлек яклы»: бер булып, максатка омтылып
Бу – беренче тапкыр. Татарстан Республикасында 2030 елга кадәр балалар һәм яшүсмерләрнең юлда йөргәндә иминлек компетенцияләрен формалаштыру» программасы кысаларында башлангыч сыйныфның ата-аналар комитетлары арасында «Ата-аналар юлда иминлек яклы» конкурсы үткәрелә
-
Районыбызның яшь биатлончылары «ЭНЕРГИЯ ДОБРА» кубогына узган ярышларда катнаштылар
Яр Чаллыда яшүсмерләр арасында узган ярышларда 9 командадан 131 спортчы катнашты
-
Бүген Сабада нинди һава торышы көтелә?
Халык сынамышы: Чәүкә һәм каргалар һавада очып әйләнсә – кар явар, карга утырсалар – җылыга, агачларның өске өлешенә кунсалар – каты суыкларга.