22 июнь 2021 яңалыклары
-
Фәһим Бикмиевның “Яшик әле” китабын тәкъдим итү кичәсе
Мәдәният учакларында шагыйрь-язучылар белән очрашу һәрвакыт күңелдә якты тәэсир калдыра. Олы Кибәчедә Фәһим Бикмиевның “Яшик әле” дип исемләнгән китабын халыкка тәкъдим итү максатында оештырылган кичә дә әнә шундый тәэссоратлы булды.
-
Шәмәрдән авыл җирлегендә яшәүчеләр "Күршеләр көнен" билгеләп үттеләр
18нче июнь көнне Мичәнбаш авыл мәдәният йорты мөдире күршеләр арасында җылы, дустанә мөнәсәбәтләр булдыру максатыннан «Күршеләр көне» дип исемләнгән бәйрәм үткәрде. Чара Фрунзе урамындагы 4А номерлы күп фатирлы йорт ишегалдында узды, анда йортта яшәүчеләр һәм аларның күршеләре катнашты. Бу вакыйгага бәйрәм өстәле әзерләнгән иде. Катнашучылар рәхәтләнеп ял иттеләр, төрле уеннарда катнаштылар, җырлар җырладылар, биеделәр. Әлеге чараның иң кызыклы өлеше лотерея уены булды. Әлеге атмосфера барлык катнашучыларга күтәренке кәеф бүләк итте.
-
Татарстанда 36 градуска кадәр эссе булу сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде
23 июньнән 27 июньгә кадәр Татарстанда һава температурасы 31-36 градуска кадәр күтәреләчәк.
-
Кырбаш авылында “Троица” бәйрәме
20нче июнь көнне Кырбаш авылында “Троица” бәйрәме узды. Троица бәйрәме, Яфрак бәйрәме дип санала һәм барлык йортлар да яшел яфраклар һәм чәчәкләр белән бизәлгән була. Бәйрәм үзе табигатьтә үтте, 30 кеше катнашты. Яз белән хушлашу һәм җәйне каршылау көнен славяннар яз баһадирларына – Ладага багышладылар. Каен бу вакытка матур яшеллеккә киенгәнлектән, аңа аерым хөрмәт белән карыйлар. Концерт уен программасы, биюләр, конкурслар, җырлар белән үткәрелде. Шулай ук бәйрәм өстәленнән башка да булмады. Бәйрәм бик күңелле үтте. Олылар да, кечеләр дә күңел ачты!
-
Илсур Һадиуллин: Югары уку йортларында бюджетка керүнең икенче дулкыны бетерелде
Министр югары уку йортларына кабул итү кагыйдәләренә кертелгән төп үзгәрешләр турында сөйләде.
-
Татарстанда М7 юлында авариядә бер бала үлгән, ике бала имгәнгән
Hyundai шоферы каршы як полосага чыккан һәм «Валдай» машинасы белән кара-каршы бәрелешкән.
-
Шекше мәдәният йорты каршында эшләп килүче коллективлар кызу эш өстендә
Җәйге эссе көннәрдә дә Шекше мәдәният йорты каршында эшләп килүче коллективлар кызу эш өстендә. "Иске Казан түгәрәк уены" фестиваленең 1нче турына видеоязмалар җибәргәннәр, Казан шәһәрендә узучы Сабан туена да әзерләнә "Зиләйлүк". Егет-кызлар да ял итеп ятмый - "Ага Базар" Халыкара фестиваленә видеоязма һәм презентация ясап юллаган яшьләр. Уңышлар телик аларга!
-
АО «Транснефть – Прикамье» подключило два магистральных насоса на НПС
АО «Транснефть - Прикамье» подключило к технологическим трубопроводам два магистральных насосных агрегатов (МНА) на нефтеперекачивающих станциях (НПС) «Ковали» и «Тиньговатово» Казанского районного нефтепроводного управления в республиках Татарстан и Чувашии.
-
Диния Нәзарәте Корбан бәйрәмен уздыру тәртипләрен һәм корбан чалу урыннарын билгеләде
Казан шәһәрендә корбан чалу 16 урында башкарылачак. Республиканың башка зур шәһәрләрендә махсус урыннар мөхтәсибәт белән килештерелә.
-
Аның да өлеше бар...
Җиңү көне алдыннан редакциягә Шәмәрдәннән күптәнге танышыбыз Хәниф абый Галимҗанов килеп керде. Ул үзе Бөек Ватан сугышы башланганда 7 яшьлек сабый гына булса да, снарядлар шартлавын үз күзе белән күргән, гаубицалардан аткан ветеран. Снарядның да ниндие генә әле – 1954 елның 14 сентябрендә Тоцк полигонында атом-төш бомбасын сынауда катнашкан солдат ул.
-
Казанда байкер бордюрга бәрелгәч, аның мотоциклы янган
Билгеле булганча, байкер идарәне үти алмый.
-
"Кәмит Җәвит"тә безнекеләр!
Саба район мәдәният йорты коллективы "Кәмит Җәвит" юмористик тапшыруында кунакта булып кайтты.
-
КФУ эксперты: Эсселек кешенең хәтеренә йогынты ясый
Эсселек йогынтысы һәр аерым очракта кешенең физиологик үзенчәлекләренә бәйле, диде белгеч.
-
Язмышы аны иркәләмәгән
Урамыбызның өлкән апасы, сугыш чоры баласы Рәкыйбә Кәшип кызын халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында эшләгән вакытыннан ук беләм. Ул чакта без урамдашлар түгел идек әле. Татарстанның атказанган көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәре Рәкыйбә апа исеменнән “планнарны үтибез” дип газетага байтак информация бирдек. Партия заманында шулай кушыла һәм языла иде. Армиядән кайтып, 1957-1961 елларда редакциядә корректор булып эшләгән ире Нигъмәтулла абый вафат булгач, Рәкыйбә апа кызында яши башлады. Әмма урамыбызда еш күренә, гомер иткән йортына сугылып китми калмый.
-
Казан-Чаллы юлында җиңел машина белән трактор бәрелешкәч, өч кеше үлгән
Автомобильдәге бер кеше имгәнгән.