Казанда байкер бордюрга бәрелгәч, аның мотоциклы янган
Билгеле булганча, байкер идарәне үти алмый.
Шәһәр автоинспекциясендә «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, бүген иртән Җиңү проспекты буенча 197нче номерлы йорт каршында авария булган.
Байкер идарәне үти алмый һәм бордюрга бәрелә. Мотоцикл юл читенә оча һәм яна башлый.
«Мотоцикл йөртүчегә медикларның ярдәме кирәк булмый. Авария турында мәгълүмат ачыклана», — дип аңлаттылар шәһәр ЮХИДИендә.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев