Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдән авыл җирлегендә яшәүчеләр "Күршеләр көнен" билгеләп үттеләр

18нче июнь көнне Мичәнбаш авыл мәдәният йорты мөдире күршеләр арасында җылы, дустанә мөнәсәбәтләр булдыру максатыннан «Күршеләр көне» дип исемләнгән бәйрәм үткәрде. Чара Фрунзе урамындагы 4А номерлы күп фатирлы йорт ишегалдында узды, анда йортта яшәүчеләр һәм аларның күршеләре катнашты. Бу вакыйгага бәйрәм өстәле әзерләнгән иде. Катнашучылар рәхәтләнеп ял иттеләр, төрле уеннарда катнаштылар, җырлар җырладылар, биеделәр. Әлеге чараның иң кызыклы өлеше лотерея уены булды. Әлеге атмосфера барлык катнашучыларга күтәренке кәеф бүләк итте.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев