28 август 2023 яңалыклары
-
Республика Рәисе Рөстәм Миннеханов Саба районындагы социаль үсешне уңай бәяләде
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Саба районында берничә социаль һәм сәнәгать объектларында булды.
-
Шәмәрдән халкына ачык һавада мультфильм күрсәттеләр
Шәмәрдән мәдәният йорты һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре «Ночь кино» акциясе кысаларында Җиңү Паркы территориясендә авыл халкы өчен мультфильм күрсәтүне оештырды.
-
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы янгыннар куркынычы зур булган районнарны атады
Быел Татарстан территориясендә урман фондына чиктәш территорияләрдә 1050дән артык термик нокта һәм 870 янгын очрагы теркәлгән. Узган ел белән чагыштырганда, янгын очраклары саны өч тапкырга диярлек арткан. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Сабаның «Аргамак» картодромында чаңгы роллерлары буенча ачык район ярышлары узды
Спорт чарасы якынлашып килүче Республика көне уңаеннан оештырылды
-
Балаларга - яңа уку елы күчтәнәче
Россия социаль фондының Саба районындагы клиент хезмәтендә эшләүчеләрнең балаларына «Беренче сыйныф укучысы җыелмалары» тапшырылды.
-
Лесхоз мәдәният йортында Республика көне уңаеннан үткәрелгән концертта төрле милләт биюләре башкарылды
26 августта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Сабабаш һәм Килдебәк авыл клублары белән берлектә оештырган концерт программасы үз ватанына мәхәббәт тәрбияләүгә, Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның тарихына, мәдәниятенә, теленә хөрмәт тәрбияләүгә багышланды.
-
Массакүләм чараларга – КППлар аша
Террорга каршы комиссия утырышында шул хакта сүз булды
-
Сабада бүген кыска вакытлы яңгыр, төньяктан көчле җил көтелә
Халык сынамышы: 28 августта көн матур булса, 13-21 сентябрь көннәре яңгырлы булыр.