Массакүләм чараларга – КППлар аша
Террорга каршы комиссия утырышында шул хакта сүз булды
Саба муниципаль районындагы террорга каршы комиссиянең Рәис Миңнеханов рәислегендә үткәрелгән киңәйтелгән утырышында сүз Республика көнен билгеләп үтүгә һәм Белем бәйрәменә багышланган чараларда җәмәгать иминлеген, хокук тәртибен тәэмин итү, террорлык акты белән янауларны кисәтү турында барды. Әлеге көн тәртипләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлеге полиция башлыгы урынбасары Сәйдәш Латыйпов, мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Шакиров, ведомстводан тыш сак бүлеге үзәкләштерелгән пульт начальнигы Дамир Сафиуллин сөйләде. Чыгышлардан күренгәнчә, алда көтелгән массакүләм чараларда җәмәгать иминлеге Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган нигезләмәгә таянып гамәлгә ашырылачак. Сабинка яры буена бәйрәмнәргә килүчеләр вакытлы контроль-үткәрү пунктлары (шатрлар) аша гына керә алачак. Мәгариф учреждениеләрендә килгәндә, барысында да Росгвардия, ПДН инспекторлары катнашында комиссион тикшерүләр үткәрелеп, актлар төзелгән. Мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге тиешле таләпләргә җавап бирә дип табылган. Мәгариф учреждениеләрендә террорга каршы сакланганлыкны тикшерү өчен пост кенәгәләре ачылган. Укуларның беренче ункөнлегендә мәктәпләр полициянең участок вәкаләтлеләре, балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторлары, эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге билгеләгән җаваплы кешеләр тарфыннан тикшереләчәк. Утырышта алга таба барлык мәгариф учреждениеләренә видеокүзәтү чаралары урнаштыру зарарлыгы мәсьәләсе дә күтәрелде.
Саба шәһәр җирлегендә террорчылыкны һәм экстремизмны профилактиклау һәм дини оешмалар белән эшләү, шушы биләмәдә теркәлгән мигрантларга күзәтчелек итү йомгаклары турында җирлек башлыгы Расих Хәсәнов хисап тотты. Коррупциягә һәм террорга каршы эш буенча район башлыгы ярдәмчесе Азат Хәлилов мәктәпләрдә гадәттән тыш һәм башка форс-мажор хәлләргә әзерлеген тикшерү максатында беренче тапкыр бөтенроссия күләмендә үтәчәк өйрәнүләрне оештыру турында мәгълүмат җиткерде .
Каралган көн тәртипләре буенча йомгаклау сүзе белән район башлыгы-комиссия рәисе Рәис Миңнеханов чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев