29 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Ландыш Нигъмәтҗанова «Барс-Медиа» ширкәтеннән китәргә карар кылуы турында хәбәр итте
Сәбәбен ширкәттәге бертуган абыйлар арасындагы низаг дип аңлата җырчы. «Сөяркәсе белән яшәр өчен кызының әтисенә каршы баруы. Ә бит өстәвенә әлеге сөяркә компания өчен мөһим булган карарлар чыгара,» — дип әйтә үзенең видео хәбәрендә Ландыш Нигъмәтҗанова. Ул гәйбәт сөйләмәвен һәм үзенең сүзләрен расларга әзер булуын да белдерә.
-
30 гыйнварда һава температурасы минус 3-5 градус булачак
Юлларда бозлавык саклана.
-
Татарстан ветеринарлары Африка дуңгыз чумасының төп билгеләрен әйтте
Россия төбәкләрендә Африка дуңгыз чумасы (АЧС) вирусы очраклары ачыкланганлыктан, Татарстан ветеринарлары кисәтү чараларын күрә.
-
Лилия Муллагалиева: «Кемнәрдер кемнәрнеңдер хезмәте аркасында баеп ята»
Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиеваны Казанның Уникс залындагы күренешләр борчуга салган. Ул бу хакта инстаграмында хәбәр итте.
-
«Җырлыйк бергә, бер күрешү үзе бер гомер»
27 гыйнвар көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йортында «Балкыш» социаль - тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләргә «Җырлыйк бергә, бер күрешү үзе бер гомер» дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим ителде.
-
Татарстанда Яшьләр үзәкләрен торгызуга 2 млрд сум акча биреләчәк
Казанның «Мәскәү» мәдәният үзәгендә Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы бара.
-
2019 елдагы хезмәт нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары 28 гыйнвар көнне Арташ,Олы Кибәче, Иске Икшермә авыл җирлекләрендә үтте
Фоторепортаж
-
200 тоннага җитеп киләбез
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 27 гыйнварга биргән оператив мәгълүматларында бу көнгә Саба районы хуҗалыклары көнлек тулай савымының 197 тоннага җитүе турында хәбәр ителә. Узган елга карата 120 процент тәшкил итә, ягъни былтыргыдан 33,2 тоннага күбрәк.
-
РАЙОН ЕЛЬЯЗМАЧЫСЫНЫҢ РУХЫН ЯҢАРТЫЙК!
Быел 1 мартта район ельязмачысы, язучы-публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республика журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләге лауреаты, «Саба таңнары» газетасына 27 ел мөхәррирлек иткән Тәлгат Самат улы Нәҗмиевка, исән булса, 70 яшь тулган булыр иде. Фани дөньядан алты ел элек китсә дә, остазыбызның рухы һаман безнең белән яши.
-
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы АПК өлкәсендә фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр арасында конкурс игълан итә
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агросәнәгать комплексы өлкәсендә фәнни тикшеренүләргә һәм эшләнмәләргә грантлар алу өчен конкурста катнашуга заявкалар кабул итә башлавы турында хәбәр итә.
-
Татарстанда 208 мең укучы бушлай туклану белән тәэмин ителәчәк
Федераль органнар республиканың 1 — 4 сыйныф укучылары өчен кайнар туклануның гомуми бәясен исәпли.
-
Лилиянең күңел бизәкләре
“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы” республика конкурсы старт алды. Конкурсның “Хатын-кыз – бизнес леди” номинациясендә райондашыбыз, “Саба сувенирлары” остаханәсе җитәкчесе Лилия Илфир кызы Вафина катнаша.
-
Чыршы бизәүдә районыбыз кабат беренче
Татарстан Республикасында шәһәр округлары һәм муниципаль районнар арасында Яңа елга иң яхшы бизәлеш буенча республика конкурсына йомгак ясалды. Быелгы бәйгенең үзенчәлеге ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү стилистикасында яңа ел җиһазлары булды. Административ үзәкләре район әһәмиятендәге шәһәрләр һәм шәһәр тибындагы бистәләр булган муниципаль берәмлекләр арасында Саба муниципаль районы быел да 1нче урынны яулады.
-
ПРЕЗИДЕНТ ИСЕМЕННӘН БҮЛӘК
27 гыйнварда 900 көн буе камалышта торган Ленинград шәһәренең фашистлардан тулысынча азат ителүенә 76 ел тулды. Блокада башланганда шәһәрдә 2 миллион кеше яшәгән, шуларның 400 меңе-балалар була. Лесхоз картлар интернат-йортында яшәүче Ринат Сандык улы Исхаков – районыбыздагы Ленинград камалышында булган исән-сау бердәнбер кеше.
-
Татарстаннан 50 кеше «Россия лидерлары 2020» конкурсының финалына чыгу өчен көрәшәчәк
Түбән Новгородта 2020 елның 1-2 февралендә Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча үткәрелә торган идарәчеләрнең ачык конкурсының ярымфиналы узачак.