Ландыш Нигъмәтҗанова «Барс-Медиа» ширкәтеннән китәргә карар кылуы турында хәбәр итте
Эстрада

Ландыш Нигъмәтҗанова «Барс-Медиа» ширкәтеннән китәргә карар кылуы турында хәбәр итте

Сәбәбен ширкәттәге бертуган абыйлар арасындагы низаг дип аңлата җырчы. «Сөяркәсе белән яшәр өчен кызының әтисенә каршы баруы. Ә бит өстәвенә әлеге сөяркә компания өчен мөһим булган карарлар чыгара,» — дип әйтә үзенең видео хәбәрендә Ландыш Нигъмәтҗанова. Ул гәйбәт сөйләмәвен һәм үзенең сүзләрен расларга әзер булуын да белдерә.

«Ә сезне, Динә Маратовна һәм Айгөл Миндаровна кушылырга чакырам,» — дип, җырчы хәзерге вакытта «Барс-Медиа» ширкәте җитәкчесе һәм җырчы Иркәгә мөрәҗәгать итеп, сүзен тәмамлый.

Ландыш Нигъмәтҗанованың бу хәбәренә шактый комментарияләр язганнар. Кемдер пиар дип саный, ә кемдер Ландышны хуплый.  Шулар арасында Фирдүс Тямаев «Сугыш башланды» дигән фикер калдырган.

 

Фото: скриншот инстаграм

Чыганак: tatar-today.ru


Нет комментариев