Татарстанда Яшьләр үзәкләрен торгызуга 2 млрд сум акча биреләчәк
Казанның «Мәскәү» мәдәният үзәгендә Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы бара.
Татарстанның һәр районында яңартылган Яшьләр үзәкләре барлыкка киләчәк. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында ясалган чыгышында министр Дамир Фәттахов әйтте.
«Коллегиягә берничә көн кала Президент белән очрашуда Татарстанда Яшьләр үзәкләрен реновацияләү турында сүз булды. Моның өчен 2 млрд. сум акча биреләчәк», — диде Дамир Фәттахов.
Ул Татарстанда 217 үсмерләр клубы булуын һәм аларга да игътибар булачагын хәбәр итте. Министр үзенең дә Казанның Мәскәү районындагы Үсмерләр клубына йөргәнлеген искә алып үтте.
Казанның «Мәскәү» мәдәният үзәгендә Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы бара. Утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Александр Бугаев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев һәм башкалар катнаша.
Фото: архив/Салават Камалетдинов
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев