Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Динем милләтне саклый" бәйгесе ("Йолалар - милләт мирасы" проекты кысаларында)

Игътибар, яңа бәйге: «Динем милләтне саклый»

2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 ел тулды. Шул уңайдан, “Динем милләтне саклый” иҗат бәйгесенә язма иҗади эшләр кабул ителә.

“ДИНЕМ МИЛЛӘТНЕ САКЛЫЙ” ИҖАТ БӘЙГЕСЕНЕҢ НИГЕЗЛӘМӘСЕ

 

I. НИГЕЗЛӘМӘНЕҢ ТӨП ТӨШЕНЧӘЛӘРЕ

    1. 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 ел тулды. Шул уңайдан, “Динем милләтне саклый” иҗат бәйгесенә язма иҗади эшләр кабул ителә. “Динем – милләтне саклый” бәйгесе – татар телен саклау, үстерү һәм өйрәнү мәсьәләләренә, шулай ук милли үзенчәлекләрне саклауда Ислам диненең роленә игътибарны җәлеп итү өчен үткәрелә. Бәйге мәктәп укучыларында милли үзаң тәрбияләү, аларны туган телне һәм Ислам кыйммәтләрен өйрәнүгә өндәү максаты белән Саба районы мөхтәсибәте тарафыннан «Саба таңнары» газетасы редакциясе  белән (алга таба – Оештыручы) берлектә оештырыла.
    1. Конкурсның максаты һәм бурычлары:
  • Ислам дине тарихын, татар халкы тормышында аның тоткан ролен яктырту;
  • ата-бабаларыбыздан килгән мирас һәм гореф-гадәтләребез нигезендә Ислам диненең матурлыгын сурәтләү;
  • туган ягыбызга карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисләрен тәрбияләү, шулай ук аның тарихына, мәдәниятенә һәм ислам диненә карата горурлык хисен уяту;
  • районыбыздагы мәчетләр тарихын, авыл имамнарын барлау;
  • татар халкының киләчәк тормышына карата уңай караш формалаштыру.

1.3. Бәйге Саба муниципаль районы күләмендә үткәрелә.

1.4. Бәйге 1 этаптан тора һәм 2 яшь категориясе буенча үткәрелә:

4 сыйныфтан – 7 сыйныфка кадәр;

8 сыйныфтан – 11 сыйныфка кадәр.

1.5. Бәйге турында мәгълүмат интернет челтәрдә "Саба таңнары" газетасының рәсми сайтында урнаштырыла.

 

II. БӘЙГЕ КОМИССИЯСЕ

2.1. Бәйгене Оештыручы язмаларны карау өчен комиссия составын билгели һәм раслый.

2.2. Комиссия составы биш кешедән дә кимрәк булмый.

2.3. Бәйге комиссиясе тәкъдим ителгән бәйге материалларын укый, бәяли һәм бәйгедә катнаштыру турында карар кабул итә.

2.4. Бәйге комиссиясе җиңүчеләрне ачык тавыш бирү юлы белән билгели. Карар бәйге комиссиясе беркетмәсе белән рәсмиләштерелә һәм комиссия рәисе тарафыннан раслана.

 

III. БӘЙГЕДӘ КАТНАШУЧЫЛАР

3.1. Бәйгедә Саба районының үзәгендә, авылларында яшәүче мәктәп укучылары  (алга таба - Катнашучылар) катнаша ала (4 сыйныфтан 11 сыйныфка кадәр).

3.2. Бәйгедә катнашу ирекле. Катнашучы үз-үзен тәкъдим итәргә хокуклы.

3.3. Бәйгедә катнашучылар саны чикләнми.

3.4. Бәйге эшләре татар телендә тәкъдим ителә.

 

IV. БӘЙГЕ ЭШЛӘРЕ

4.1. Бәйге эше булып мәкалә (статья) тора.

4.2. Иҗади язмаларга таләпләр:

- бәйгегә җибәреләсе язмалар элек бастырылып чыкмаган һәм катнашучы үзе язган булырга тиеш;

- һәр язма катнашучылар тарафыннан исемләнгән булырга тиеш;

- бәйге темасына һәм таләпләренә туры килмәгән язмалар җавап хаты белән кире кайтарыла;

- мәкалә эчендә күп грамматик хаталар, зур күләмдә фәнни терминнар һәм киң катлау укучыларга аңлаешлы булмаган сүзләр булмаска тиеш.

- фоторәсемнәр, иллюстрацияләр булу шарт;

- Эшләр 14 шрифт, Times new Roman, текст редакторы Word, юл арасы 1,5 кысаларында башкарылган булырга тиеш. 

 

V. БӘЙГЕГӘ КАТНАШУ ӨЧЕН ЭШЛӘРНЕ ТАПШЫРУ ТӘРТИБЕ, ВАКЫТЫ ҺӘМ УРЫНЫ

5.1. Бәйгегә язмалар электрон почта аша sabatannar@rambler.ru адресына җибәрелергә яки, кулдан язган булса, шәхсән редакция бинасына китерелергә тиеш.

5.2. Язмалар электрон почта аша җибәрелгән очракта «doc» форматында хатка беркетелә. Түбәндәге мәгълүмат булу зарур: авторның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме,  белем алган мәктәбе, сыйныфы, телефон номеры. 

5.3. Бәйгегә язмалар 2022 елның 6 ноябренә кадәр кабул ителә.

5.4. Катнашучылар түбәндәге бәйге шартлары белән килешә:

- бәйге материалларын интернет челтәрдә "Саба таңнары" газетасының рәсми сайтында урнаштыру ихтималы;

- бәйге материалларын массакүләм мәгълүмат чараларында электрон һәм басма рәвештә бастырып чыгару ихтималы;

- бәйге материалларын Оештыручының эчке отчетларын әзерләү өчен куллану ихтималы.

 

VI. ҖИҢҮЧЕНЕ САЙЛАУ КРИТЕРИЙЛАРЫ

6.1. мәкаләнең уникаль исеме булу;

6.2. мәкаләнең сыйфатлы, үзенчәлекле эчтәлеккә ия булуы;

6.3. мәкаләдә тәкъдим ителгән мәгълүматның никадәр кызыклы һәм файдалы булуы;

6.4. теманың ачылу дәрәҗәсе.

 

VII. БҮЛӘКЛӘҮ

7.1. Бәйге кысаларында түбәндәге бүләкләр каралган:

һәр номинациядә иң яхшы дип билгеләнгән мәкалә авторына Оештыручылар тарафыннан Грамоталар һәм бүләкләр тапшырыла. Барлык катнашучылар да сертификатлар белән бүләкләнә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев