Күңелне күрә белсәң генә
Лаеклы ялдагы хезмәт ветераны Наҗия Әлмөхәммәтова, 43 ел гомерен авыр терлекчелек эшенә багышлап, бүген улы һәм оныклары куанычын тоеп яшәсә дә, ике кызын югалту ачысын да кичергән.
Быелгы яңгырларда алар фитофторага да тиз биреште. Кем ничек өлгерә, шулай да ашыгуың хәерледер. Байлар Сабасының Тукай урамындагы Әлмөхәммәтовлар йорты яныннан үткәндә бакчаларындагы бәрәңгенең июльдә үк алынганын күреп, гаҗәпләнүчеләр, шәт, булгандыр. Мөгаен, иртә өлгерешле сорт утырталардыр дип уйлый идем. Беркөнне урамда Наҗия апа Әлмөхәммәтованы очраткач, моның әллә ни хикмәте юк икәнен аңладым.
“Юк-юк, ранний түгел, үзебез шулай иртә алдык. Хәзер көч бетте инде, икенче елыбызны зур бакчага бәрәңге утыртмадык. 2025 елда балтырымнан өч кан тамырын алып, йөрәккә катлаулы операция ясадылар. Йөреп торам менә. Аннары күзгә ясаттым. Кешене юньләп күрми башлаган идем. Хәзер Аллаһка шөкер”, – дип сөйләде хезмәт ветераны.
Наҗия апа 1949 елда Урта Саба авылында яшәгән Хәсбиҗамал һәм Хәсәнша гаиләсендә 6нчы бала булып туган. Карл Маркс исемендәге колхозда сыерлар сава башлаганда аңа 14 яшь тә тулмаган була. Хәер, тырышлыгы ягыннан әнисенә тач охшаган кызга яшьлеге киртә куймый. Шуның өстенә ферма да аңа таныш: мәктәптә укыганда ук сарык караучы апасы Миңнегөлгә булышырга еш барган бит ул. Мөстәкыйль эшли башлагач, аңа тәҗрибәле терлекчеләр Корбанбикә, Рәшидә, Сания, Вәлия апалары да ярдәм итә. Хезмәттәшләренең җылы мөнәсәбәте дә көч бирә.
“Без – 23 терлекче. Бер кешегә 15-16 сыерны көнгә өч тапкыр сава идек, аппарат дигән нәрсә юк. Беренче көннәрдә куллар кашык тотмаслык хәлгә килде. Бөрә буендагы җәйге лагерьга барганда Килдебәк юлында пычракта барлыкка килгән колеяда машинаны этәргә кузовтан төшәбез. Сыерлар аякка да баса, тибеп тә җибәрә. Кая барасың, түзәсең. Берсендә тананы станга кертергә тырышканда, тез капкачына китереп типте. Авыртуына чыдый алмагач, булнискә бардым. Хирургка, аякка сыер типте, дим. Русча белмәгән, күрәсең. Что такое, сыер, диде. Шул истә калган”, – дип искә ала Наҗия апа хезмәт елларын.
Тормыш юлдашын да, үзе әйтмешли, сыерлар арасында таба Урта Саба кызы. Сигез ел эшләгәч, фермада торакка терлек азыгы кертүче Байлар Сабасы егете Флорид белән гаилә кора. Намуслы хезмәте өчен район хакимиятенең Мактау грамоталары белән бүләкләнә, күп тапкырлар хуҗалыкның һәм районның “Иң яхшы сыер савучысы” исеменә лаек була, хезмәт алдынгылары слетларында катнаша.
Хәзер 20 елдан артык лаеклы ялда Наҗия апа. Гомеренең 43 елын авыр хезмәткә багышлаган ул. Пенсиягә китәр алдыннан гына үзенә ияреп фермага барган оныгы “Анда дәү әнинең бер эше юк, сыерлар үзләре савыла. Ул карап кына тора”, – дип өйгә кайтып әйткәндә, инде еллар үзенекен иткән була.
“Терлекчелектә эшләгәнемә үкенмим, хезмәтемнән канәгатьлек алдым. Шатлыгын да, шәхси тормышта кайгы-хәсрәтен дә күрдек. Ике кызымны югалттым. Хәзер куанычым – улым һәм оныкларым. Озак еллар “КСК” комбайнында иген урган, “Беларус” тракторында эшләгән, СССР халык хуҗалыгы үсешенә керткән өлеше өчен ВДНХның алтын медале белән бүләкләнгән ирем белән аларның барлыгын, булышлыкларын күреп яшибез”, – ди Наҗия апа.
Олы кеше солы төше, диләр. Барыбер дә гомерләре хезмәттә узган ветераннарның күңеле, эшләгәнемне күрә белделәр, дигән кичерешләрдән рәхәтлек алуга омтыла. Пенсиягә чыктым да, оныттылар дип уфтануларга урын калмасын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев