Сәләтле пародист, җырчы, биюче, нәфис сүз остасы, алып баручы Данир Сабировны белмәгән кеше сирәктер.
Сәхнәдә генә түгел, үзенең социаль челтәрләрендә дә ул шаярта, халыкның күңелен күрә белә. Шундый уен-көлкеле фото-видеолары арасында аның җитди, җылы сүзләр белән язылган постларын да күреп була. Әле күптән түгел генә Данир үзенең әнисе һәм бертуганнары белән төшкән фотосурәтен элде. «Әни өч улы белән», − дип язган ул. Инстаграмның геолокация функциясе ярдәмендә фотографиянең Азнакай районында төшерелүен аңлап була. Димәк, егетләр әниләре янында, Азнакайда булып кайтканнар дисәк, ялгышмабыз.
Фото: скриншот инстаграм
Нет комментариев