Күпләребез Данирның юморлары белән таныштыр инде. Алар бихисап күп һәм үзенчәлекле. Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Нәфкать Нигъмәтуллин, Рәшит Сабиров, Бәширә Насыйрова, Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Хәмдүнә Тимергалиева, Айдар Фәйзерахманов, Фирзәр Мортазин, Булат Нигъмәтуллин, «Мунча ташы»ннан Искәндәр Мотыйгулла, Габделфәт Сафин, Зөлфия белән Җәвид Шакировларга куйган пародияләрен күргән бар. Бүген дә Данир Сабиров инста тасмасына видеоязма урнаштырган. «Сабировтан Нагиевка сәлам» дип атасак та буладыр әлеге пародияне. Ул актер, музыкант, җырчы, шоумен, теле-радио тапшырулар алып баручысы Нагиев Дмитрий Владимирович ролендә. Аның һәр клибы, видеосы юмор хисе белән сугарылган. Бүгенгесе дә – искәрмә түгел.
«Пародия – бик авыр жанр. Охшату бер, кызык булырга тиеш бит әле ул, кешене көлдерергә тиеш» ди пародист бер әңгәмәсендә. Авыр жанр булса да, Данир аны бик җиңел генә башкарып чыга кебек.
Г.Гыймадиева
Нет комментариев