Җырчы фикеренчә, өлкән буын кешеләре чыдамлылыгы белән бергә моңны да саклап кала алган.
Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин татарның бар моңы халык арасында дип уйлый. Бу хакта ул бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы оештырган “Алтын тавыш”ка алтын “Акчарлак” бәйгесе нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында әйтте.
“Туксаннан узган әби бәйгенең Чаллы зонасына килеп, “Хуш, авылым”ны җырлады. Аның яшендәгеләр гәүдәсен дә йөртә алмый, ә ул җырлый. Хәзер Казанга килеп, “Сарман көе”н башкарды. Миңа шок булды. Өч куплетны скрипка, баянга кушылып җырлады. Элеккеге буын кешеләренең чыдамлылыгын күрсәтә бу. Мин кичә моңа тагын бер кат инандым", - диде җырчы.
"Татарның моңа кадәр тиелмәгән, ачылмаган моңы – халык арасында икән”, - диде Габделфәт Сафин.
Фото: Султан Исхаков
Нет комментариев