Илсөя Бәдретдинованың тормышында аздан гына көтелмәгән борылыш булмый калган. Балтачтагы концертында бер тамашачысы Илсөягә кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган.
«Бөтен батырлыгымны һәм ихтыярымны җыеп, сиңа тәкъдим ясарга булдым», — ди абзый. Кесәсеннән ярәшү өчен балдак чыгара, ул арада зал гөр килеп кул чаба башлый, Мендельсон маршы яңгырый.
«Я не могу так», — дигән бу абыйның кыюлыннан югалып калган җырчы. Илсөя ризалык бирмәгәч, «Алайса балдакны бирмим, я югалтырсың», — дип Илнур әфәнде бүләкне кире үзе белән алып киткән.
Видеоны җырчы инстаграмга урнаштырган. «Илнур, канатым, менә чынлап әйтәм… Нинады… Тыныч кына яшә рәхәтләнеп», — дип язып куйган ул.
Инстаграм дуслары Илнур абыйның инде узган ел да шулай сәхнәгә чыгуын искә алган. Күбесе аның йөзекне кире алып китүен гаепләп: «Саран, бүләк итеп калдырса ни булган?» — дип ачуланган.
«Риза булсагыз, нишләгән булыр иде икән?» — дип язган берсе.
«Чыгып кача инде. Ул бит нинди җавап буласын белеп килгән инде. Шундый ут кебек хатынга баш булырга да кирәк бит әле», — дип көлешкәннәр инстачылар.
Фото: скриншот
Чыганак: intertat.tatar


Нет комментариев