Соңгы көннәрдә Ландыш Нигъмәтҗановада да, Мөнир Рахмаевта да җырчыларның уртак фотоларын күрергә мөмкин. Тамашачылар бу парны «кавыштырып» куерга да өлгергәннәр.
Чынлыкта, Ландыш белән Мөнир, профессиональ фотосессия оештырып, үзләренең «Әпипә-шоу» концерт программаларына әзерләнәләр. Концерт программасында җырчылар, дуэт булып, һәм аерым да чыгыш ясаячаклар.
Ландыш Нигъмәтҗанова үзенең инстаграмында «безгә киләсезме?» сыман сорауларга «Бөтен якны да әйләнербез, Алла бирса» дип язган, ә «сез бергәме?» соравына җавап бирмәгән.
Фото: http://tatar-today.ru


Нет комментариев