Ольга Бузова концертына 7,5 мең кеше җыелды
Эстрада

Ольга Бузова концертына 7,5 мең кеше җыелды

Кичә Казанның "Парк-Хаус" сәүдә һәм күңел үзәге парковкасында, җырчы, артист Ольга Бузова чыгыш ясады.

Җырчы яңартылган сәүдә үзәге ачылышында чыгыш ясар өчен Казанга махсус килгән иде. Барлыгы Бузова чыгышына 7 мең 500гә якын кеше килгән, дип хәбәр итә ТНВ сайты. Концерттан соң Россия шоу-бизнессы йолдызы үз инстаграмында Казанда узган концерт турында хис кичерешләрен уртаклашты. Җырчы сүзләренә караганда, Казан аның иң яраткан шәһәрләреннән икән. 

 

Фото: скриншот инстаграм

Чыганак: idel-tat.ru


Нет комментариев