Салават Фәтхетдинов гаиләсендәге шатлыклы вакыйга турында хәбәр итә
Эстрада

Салават Фәтхетдинов гаиләсендәге шатлыклы вакыйга турында хәбәр итә

Халык артисты Салават Фәтхетдинов инстаграмда улы Рөстәмнең зур уңышы турында хәбәр итә

«Җиңү. Рөстәм Фәтхетдинов ралли-кросс буенча Россия чемпионы. Абсолют рекорд», — дип яза Салават Фәтхетдинов.

Җырчының язылучылары да әлеге вакыйгага битараф калмаган, әлбәттә. «Исән-имин йөрсен! Тагын да зур үрләргә ирешергә насыйп булсын», — дигән эчтәлектәге комментарийлар калдырганнар алар.

 

Фото: скриншот инстаграм

Чыганак: tatar-today.ru


Нет комментариев