Яхшы табиб авыруның бер тиенен дә калдырмаска тиеш
Иҗат

Яхшы табиб авыруның бер тиенен дә калдырмаска тиеш

Марат Кәбиров гыйбарәләре.

* * * 

Матур ханым ирләр күзен сөендерә, ямьсез ханым – хатын-кызларныкын. 
 
* * * 
Сүз ачкыч кебек. Аның белән теләсә-кемнең йөрәген ачып һәм теләсә-кемнең авызын ябып була. 
 
* * * 
Динни карашлары аркасында аерылыштылар. Ул хатынының фәрештә икәненә ышанырга теләмәде. 
 
* * * 
Барсын да дөрес эшләү әле барсы да яхшы булачак дигән сүз түгел. 
 
* * * 
Сөйгәнең фәрештә булсын дисәң, аны җәннәттә яшәт. 
 
* * * 
Өйләнү өчен ике кеше зарур: ялгыз кыз һәм хәстәрлекле ана. 
 
* * * 
Бармак күккә күрсәткәндә, ахмак бармакка карый. 
 
* * * 
Яхшы табиб авыруның бер тиенен дә калдырмаска тиеш .
 
* * * 
һәрбер тыйнак кыз үзенә баккан тыйнаксыз карашлардан илһам ала 
 
* * * 
Томыш максаты – максатны тормыш итү 
 
* * * 
Тормышта яши алмаган нәрсә хыялда яши. 
 
* * * 
Колакларына караганда, ул тукмач ярата иде. 
 
* * * 
Акчасы күп кешеләрне полиция я саклый, я тапмый.
Фото: http://shahrikazan.ru

Нет комментариев