Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

“Җырым белән керәм күңелеңә” иҗат кичәсендә Тәслимә Низами яңа поэмасын укыды

“Үземнең журналист булганыма да, иҗат кешесе булганыма да сөенәм”, - диде Татарстанның атказанган артисткасы.

Бүген Татарстанның атказанган артисткасы Тәслимә Низами “Җырым белән керәм күңелеңә” дип аталган иҗат кичәсендә үзенең әле яңа гына иҗат иткән "Бозлар китә” поэмасын укыды. Автор үзен шигырьләр авторы буларак тәкъдим итүен әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә үзе сөйләде.

Тәслимә Низами шагыйрә, композитор, журналист буларак та билгеле. Ул үзен җырлар авторы буларак кына кабул ителүен әйтте. “Бүгенге иҗат кичәсендә тамашачылар мине шигырьләр, поэмалар авторы буларак та ача алды”, - дип сөйләде ул. 

“Үземнең журналист булганыма да, иҗат кешесе булганыма да сөенәм”, - ди Тәслимә Низами.

“Мин җыр язгач, университетта бергә укыган дустым – журналист Фәния Әхмәтҗановага мөрәҗәгать итәм. Беренче бәяне ул бирә. Төрле вакытта шалтыратканым бар, чөнки җыр язганда мин сәгатькә карамыйм. Фәния мине беркайчан да кире какмый”, - диде ул.

Фәния Әхмәтҗанова дусты турында фикерен әйтте. “Тәслимәне берничек тә ачулана алмыйм, ул бик ихлас, ярдәмчел, ачык кеше. Аның белән студент елларында гитара чиртеп утырганнар хәтердә. Нәкъ шул елларда ул җырларын чыгара башлаган иде”, - диде ул.

Татарстан Милли китапханәсенең Зур уку залында узган иҗат кичәсендә Тәслимә Низами инде танылып өлгергән җырларын да башкарды. Чарада аның иҗатташ дуслары, якташлары, замандашлары, якыннары катнашты.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев