Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Интервью

Тапайкиннарның хезмәт династиясе

Хезмәтең белән данлы син, Саба!

Шәмәрдән  – 20нче гасыр башында тимер юлчылар бистәсе буларак барлыкка килгән торак пункт. Биредә колхоз да төземиләр, башлангычында сәнә­гать оешмалары да берничә генә була.  Без кечкенә  чагында әниләр дә, “Шәмәрдәнгә”  диясе  урында, стансага менәбез дип  сөйләшәләр  иде. Ягъни  бистәнең төп статусы тимер юл станциясе белән билгеләнгән. Биредә паровозларга башнядан  су тутыралар, вагоннарны тупикка кертәләр, бушаталар, төяп озаталар, составларны кушалар-аералар. Хезмәт бер дә тукталмый. Шәмәрдәндә туганнар ата-бабалары үрнәгендә яисә дусларына ияреп, тимер  юлга эшкә   килә.

Шулар исәбендә Тапайкиннар нәселе дә хезмәт династиясе тудыра.  Аның башында Василий Осипович Тапайкин тора. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан. 1942 елда фабрика-завод укытуы мәктәбендә  (ФЗО) укыганда   фронтка  алганнар. 1947 елда Шәмәрдәнгә кайтып, тимер юлга кочегар булып урнашкан. Аннары машинист ярдәмчесе, соңрак машинист, алга таба  машинист-инструктор булып озак еллар эшләгән. Инструкторларның вазифаларына күп  функцияләр  кергән. Ул Шәмәрдән караган Биектаудан Кизнерга кадәрге участокны берләштерүгә ирешкән. “Әйе, шушы бөтен участок Шәмәрдән участогы карамагында булган. Әти «Почётлы тимер юлчы» ордены белән бүләкләнгән. Бу исем сирәк кешегә генә бирелә. Ул мактаулы тимер юлчы булган. Мин аннан: «Әти, син немецларны үтердеңме?» –  дип сорагач, ул: «Сугыш бит, димәк, үтергәнмендер инде», – дип җавап бирә иде. Әмма күргәннәре турында сөйләргә яратмады. Кышын көрәк белән 15 минут эчендә окоп казулары турында  әйткәне булды. «Яшисең килсә –казыйсың», – дия иде. Чын сугышта катнашкан кешеләрнең күбесе азсүзле икәнлеген белә  идек. Гаиләдә өч малай һәм бер кыз үстек. 1959 елда Шәмәрдәндә локомотивлар депосын (подменный пункт) яптылар. Күп кенә машинистлар һәм тимер юлчылар күчеп киттеләр. Без, мәсәлән, өч елга Йошкар-Олага барып урнаштык. Хәтерлим, безгә бер товар вагоны бирделәр, теплушка кебек. Барлык мөлкәтебезне- җиһазларны шунда төядек. Тәүлек буе бардык. Аннары тулай торакта урын бирделәр һәм шунда зур гаилә белән яшәдек. Депо  ачылгач, 1962 елда Шәмәрдәнгә күчеп кайттык.  Хәтерлим, 1961 елда Гагарин галәмгә очты. Безне барыбызны актлар залына җыйдылар. Якты, кояшлы апрель көне иде. Һәм:

«Дөньяда беренче тапкыр кеше космоска очты!» – дип хәбәр иттеләр. Мин ул вакытта 2нче-3нче сыйныфта укый идем”, – дип сүз башлады Валерий  Тапайкин.

Аннары әтисенең  паровоз кабинасында үзенең дусты Кирам Абдрахманов белән төшкән фотосын  күрсәтте. Бик  ярдәмчел, Шәмәрдән өчен җан атучы кеше  була  ул. Күп кенә Шәмәрдән кешеләрен машинист, машинист ярдәмчесе итеп эшкә урнаштыра. “Элек кешеләр бик гади булган бит. Шундый бер очрак хәтердә калган, – дип дәвам итте Валерий  Тапайкин. – Бервакыт әти белән Казанда Бауман урамы буйлап барабыз.  Каршыга бер яшь кенә, озын буйлы егет килә. Ул Горький тимер  юлының Казан бүлеге профсоюз оешмасында эшләүче булып чыкты. Ике арада шундый диалог булып алды:

–Василий Осипович, исәнмесез! Хәлләрегез ничек? Без сезгә, Бөек Ватан сугышында катнашучы һәм мактаулы тимерьюлчы буларак, Казан шәһәреннән фатир бүлеп бирергә булдык.

–Миңа фатир нигә кирәк? Минем үз йортым бар."

Шулай итеп, Валерийның бү­рәнәдән салынган кечкенә йортта яшәгән әтисе Казандагы фатирдан баш тарта. Элек кешеләр менә шундый булган.

"Әтиемнең энесе Андрей Осипович та гомеренең  30 елын тимер юлда  электрчы монтер булып  эшләүгә  багышлый, – ди Валерий Васильевич – Хәтерлим, һәр көн тимер юл шпаллары буйлап эштән кайтканда безгә сугыла иде. Әти белән барысы турында да сөйләшәләр, гәпләшәләр. Ул вакытта күңелле яшәделәр бит. Шәмәрдәнне тимер юл үстерде. Халык  шуңа  карап, тормышын планлаштырды. Ут сүнсә дә,   станциясенекен кушалар, ул электр бирә иде”.  

Тимер юлчылар династиясен тулыландыручыларның тагын берсе – Михаил Тапайкин. Ул Андрей Осиповичның абыйсы. Хезмәт юлын паровоз кочегары булып башлаган. Ул  мич галәмәт зур авызлы, ташкүмерне зур   көрәк белән туктаусыз  ыргытып торырга кирәк. Ялмап  кына  алгандай итә. Беләгең нык түгел  икән, бу  вазифа  синеке түгел. Михаил аннары машинист ярдәмчесе булып 35 ел эшләгән. Гомере буе пенсиягә кадәр тимер юлда хезмәт иткән.

“Без аны Миша абый дип йөртә идек,– ди  әңгәмәдәшем.– Аны да сугышка алырга тиеш булганнар, әмма тимер юлчыларга бронь булганга, фронтка җибәрмәгәннәр. 1941 елда  аңа инде 37 яшь булган. Сөйләве буенча, сугыш вакытында паровоз белән Кытайга, Шанхайга кадәр йөргәннәр. Әмма тормышы фаҗигале тәмамланган. Поезд манёвр ясаганда бераз кузгалып киткән дә, аны өч метр чамасы сөйрәп барган, ике аягын өзгән. Канны күп югалткан. Бөтен гомереңне тимер юлда үткәр дә, шундый фаҗига булсын – бик аяныч”.

Андрей Осиповичның улы Сергей Тапайкин да әтисе  үрнәгендә тимер  юлга  килгән.   Ул 1978-2013 елларда электропоезд машинисты булып эшли. Хәзер дә  «прогревальщик» булып хезмәтен дәвам итә. Ягъни төннәрен, кыш көне тепловоз моторларын суындырмыйча җылытып тора. Улы  Дмитрий да ата-бабасының һөнәренә тап төшермичә, 2009 елдан тепловоз  машинисты. Эш урыны самолетта пилотларның кабинасын хәтерләтә. Зур тәҗрибә сорала. Поездның иң соңгы вагоннары да станциягә төп-төгәл керергә тиеш. Аз гына ялгышсаң да, җитди проблемалар килеп чыгарга мөмкин.

Тапайкиннар династиясе  хезмәт стажын Валерий Васильевичның энесе Олег та тулыландыра. Ул  20 ел электропоезд машинисты булып эшли. Канаштан алып Кизнерга кадәр  йөри. Кая җибәрәләр – шунда үзен профессионал итеп  күрсәтә. Алма агачыннан ерак тәгәрәми. Василий Тапайкинның оныклары Тимур һәм Артур Нигъмәтҗановлар  да  бабалары юлын  сайлый. Аларның машинист  стажлары инде 20 елга  тулып  килә. Әтиләре – Василий Тапайкинның кызы Татьянаның ире Искәндәр шулай ук станциядә электрлар буенча җаваплы белгеч булган.  Әңгәмәдәшем Валерийның улы Виталий да 5  ел тимер юлдагыларга   электрчы  монтер  хезмәте   күрсәткән.

Ирләре  кайда – хатыннары да шунда, диләр. Тимер юл тармагы ОРС, ягъни эшчеләрне тәэмин итү бүлекләре белән көчле иде. Шәмәрдәндә хәтта ресторанга кадәр булган, аннары 7нче  ашханә итеп  үзгәртелгән.  Анда Шәмәрдәнгә килгән һәркем ашап чыга алды, ипи бушка.

“Шул ресторанда Анастасия Осиповна – ягъни әтиемнең апасы 15 ел повар булды, бик тәмле пешерә иде. Әнием Роза Идият кызы да  чирек гасыр тимер  юл  кибетендә эшләде.  Ул вакытта анда, хәтерлим әле, нинди генә балык юк иде. Хәтта кара һәм кызыл уылдык та мичкәсе белән торды. Шулай бай яшәдек. Әмма соңрак Хрущёв заманнары килде. Иртәнге дүрттә икмәккә чиратка басалар иде. Вагоннардан да сәүдә иттеләр, тимер юл буйлап станцияләргә йөреп саттылар”, – дип искә  төшерә  Валерий Васильевич.

Ул үзе башка  һөнәр сайласа да, тимер юлчылар династиясе  эстафетасы әнисенең хезмәтен дәвам иткән тормыш иптәше Гүзәлия аша тапшырыла. Классташым сәүдә техникумын тәмамлый, озак еллар ОРС кибетендә эшли.

Әйтергә  кирәк, аларның  кызлары Юлиянең тормыш юлдашы да тимер юлчы, Владислав Ленищенко 20 елга якын шушы тормакта эшләгән. Шулай итеп, Тапайкиннар династиясенең гомуми хезмәт стажы 300 елга тула   язган. Бу нәселнең лаеклы дәвамчылары бар,  бабаларының мактаулы тормыш юлын өйрәнеп, дүртенче буын үсеп килә. Димәк, хезмәт сәхифәләре яңа битләр белән тулыланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев