Балаларны яклау көне
Календарь

Балаларны яклау көне

Хөрмәтле райондашлар! Сезне искиткеч матур бәйрәм – Халыкара балаларны яклау көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез!

Бу көн барыбыз өчен дә истәлекле, чөнки барыбыз да балачак иленнән, балалар – киләчәгебез, алар безгә бәхет өләшүче, шатлык-куанычлар бүләк итүче. Районыбызда гаиләләргә ярдәм итү, аналарны һәм балаларны яклау программалары уңышлы гамәлгә ашырыла. Үсеп килүче буын вакытын файдалы үткәрсен, үзенең сәләтен ачсын, мавыктыргыч шөгыль

тапсын өчен күп мөмкинлекләр тудырылган. Алдагы җәй­ге каникуллар балаларга яхшы ял, кызыклы очрашулар бүләк итсен, теләкләре тормышка ашсын.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты

Фото: https://pixabay.com


Нет комментариев