Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Бәйрәмегез белән!

Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалыгы, халыкка көн­күреш хезмәте күрсәтү тармагы эшчәннәре! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан иң матур теләкләребезне кабул итегез.

Торак-коммуналь комплексы районның иң катлаулы һәм күп вазифалы системаларының берсе. Сез йортларга су килеп торсын, канализацияләр эшләсен, фатирлар җылы, урамнар төзек һәм чиста булсын, көнкүреш калдыклары вакытында чыгарылсын өчен көндәлек зур эш башкарасыз. Тармакта оешмаларга һәм халыкка хезмәт күрсәтү төрләрен киңәйтү, коммуникацияләр челтәрен яңарту чараларын күрүгә, төзекләндерү эшләренә, яшелләндерүгә күләмле финанс чаралары җәлеп ителә. Саба һәм Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиеләре коллективларының хезмәте зур игътибарга һәм рәхмәткә лаек. Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм көн­күреш армагы эшчәннәрен, ветераннарын бәй­рәмнәре белән котлыйбыз, хезмәтләрендә, яңа башлангычларында зур уңышлар, гаиләләренә иминлек, сәламәтлек, бәхет телибез.

Саба муниципаль районы Советы

һәм башкарма комитеты.

Фото: https://pixabay.com | annca

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев