Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Өлкәннәр көне белән!

Хөрмәтле ветераннар, өлкән буын райондашларыбыз! Өлкәннәр көне уңаеннан безнең иң ихлас котлауларыбызны кабул итегез!

Сез үзегезнең мактаулы тормыш юлыгыз, туган җирегезне яратуыгыз, аңа тугрылыклы булуыгыз, тиңдәшсез батырлык, чыдамлык, тынгы белмәс активлык үрнәкләре белән  безгә  олы үрнәк булып торасыз. Бөек Җиңүнең – 75, ТАССРның  – 100, районның 90 еллыгына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршы алырга әзерлек барган  чорда  республиканың, районыбызның үсешенә керткән бәяләп бетермәслек  фидакарь хезмәтегезне барлап, һәркайсыгызга тирән рәхмәтләребезне җиткерәбез. Нәкъ менә сез, тарихи традицияләрне һәм буыннар алмашын саклап калып, үзегезне аямыйча эшләп, балаларыгыз һәм оныкларыгыз горурлана торган бүгенге  тормышны барлыкка китердегез. Күпләрегез әле бүген дә сафта, ветераннар оешмаларында актив тормыш белән яши, кыр эшләре чорында авыл хезмәтчәннәренә ел да ярдәмгә киләсез, яшь буынны тәрбияләүдә зур өлеш кертәсез. Барыгызны да  Өлкәннәр  көне  белән  тәбрикләп,  ихлас теләкләрне ирештерәбез: безнең арада үзегезне бәхетле тоеп әле озын-озак гомер  итәргә,  сәламәт булырга,  күтәренке  кәефтә,  бу тормыштан тәм һәм ямь табып яшәргә язсын, тормыш дәртегез, күңел дәрманы сүнмәсен, сүрелмәсен!

Саба  муниципаль районы  Советы һәм  башкарма  комитеты.

Фото: sarman-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев