Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чаллыда автобус тукталышка бәрелгән

Чаллыда яшәүче кешеләр җәмәгать транспорты тукталышындагы яңа павильоннарының функциональ булмавына зарлана.

Яр Чаллы шәһәрендә тукталыш павильоны җимерелгән. Аңа автобус бәрелгән. Бу турыда мәгълүмат социаль челтәрләрдә таралды.

65нче комплекста "Залесный проспект" тукталышында авария вакытында беркем дә имгәнмәгән.

"Татар-информ" агентлыгына Дәүләт автоинспекциясендә аңлатканча, маршрут автобусы 29 гыйнварда 12.40 сәгатьтә тукталышка бәрелә. Автобус белән 55 яшьлек йөртүче идәрә итә.

Социаль челтәр кулланучылар хәбәр иткәнчә, биредә яшәүчеләр тукталыш конструкциясенең ватылырга торуын инде күптән әйткән булган.

Чаллыда яшәүчеләр тукталыштагы яңа павильоннарының функциональ булмавына зарлана. Шул хакта алар башкарма комитетка берничә тапкыр мөрәҗәгать итә. Әлеге павильоннар яңгырдан да, кардан да, җилдән дә сакламый. 

Фото: соцсети

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев