Хәвеф-хәтәр

Чаллыда ир-ат тугызынчы каттан егылып, исән калган

Танышлары социаль челтәрләрдә язганча, егетне әлеге адымга катлаулы авыруы булу этәргән.

Чаллыда ир-ат тугызынчы каттан егылып төшкән һәм исән калган. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәл Яңа шәһәрнең 56нчы комплексында 10 гыйнвар кичендә булган. Яшь ир-ат, фаразлар буенча, торак йортның тугызынчы катыннан сикергән. Йорт янында үскән зур ябалдашлы агач ярдәмендә, ир-ат исән калган.

Зыян күрүчене “Ашыгыч ярдәм” машнасында хастаханәгә алып киткәннәр.

Танышлары социаль челтәрләрдә язуынча, егетне әлеге адымга катлаулы авыруы булу, үзенең дә, якыннарының да җәфалануы этәргән.

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев