Гөлшат Котенкованы үтерүдә гаепләнгән Данил Котенев үз-үзенә кул салган
Ул үлеме алдыннан язу калдырмаган.
Түбән Кама чаңгычысы Гөлшат Котенкованы үтерүдә гаепләнгән Данил Котенев бүген иртәнге биштә үле килеш табылган, дип хәбәр итте "Татар-информ"га Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Инга Мазуренко.
"Бүген иртәнге бишләр тирәсендә 5нче номерлы тикшерү изоляторында ир-ат гәүдәсе табылды, җәзалау эзләре юк. Ир-ат буылу аркасында вафат дип фаразлана. Үлеме алдыннан ул язу калдырмаган", - дип сөйләде Инга Мазуренко.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев