15 августта кичке алтылар тирәсендә Чаллы хастаханәсенә 26 яшьлек кызны китергәннәр.
Анны бер йортның 11 катындагы баскычтан канга баткан килеш табып алганнар. Бу хакта chelny-izvest.ru хәбәр итә.
Медицина тикшерүе вакытында сәрхүш кызның эченә пычак белән кадалган һәм киселгән булуы ачыкланган. Аны реанимация бүлегенә озатканнар. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.
Фото: pixabay.com
Нет комментариев