Иске Победилово бистәсе янында янгын сүндерүчеләр эшли.
Казандагы "Җиңүгә 50 ел" бакчачылык ширкәтендә өч гектар ярым җирдә коры үлән яна. Бу турыда "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
"Иске Победилово бистәсе янында өч гектар ярым җирдә коры үлән яна", - дип әйттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Урында янгын сүндерүчеләр эшли.
Фото: соцсети
Нет комментариев