Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казан янындагы трассада ике җиңел машина бәрелешкән, зыян күрүче хастаханәдә

Бүген иртән Казан – Боровое Матюшино юлында юл-транспорт һәлакәте булды.

Казан янындагы трассада ике җиңел машина бәрелешкән, төрле тән җәрәхәте алган бер машина йөртүче хастаханәгә озатылган. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәтенә шаһит булучылар сөйләде.

Алар сүзләренә караганда, авария бүген Казаның Боровое Матюшино автоюлында килеп чыккан. Биредә юлны ике җиңел машина — «КИА» һәм «Лада», бүлешә алмаган.

Авария булганнан соң, «Лада» машинасы юл читенә тәгәрәгән, чит ил машинасы юлга аркылы әйләнеп яткан.

Шаһитлар сөйләгәнчә, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «КИА» йөртүчесе зыян күргән. Җәрәхәтләнгән ирне хастаханәгә озатканнар.

Фото: Очевидцы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев