Казанда 50 яшьлек ир-ат машина астында калган
Хәвеф-хәтәр

Казанда 50 яшьлек ир-ат машина астында калган

Юл һәлакәте кичә Әмирхан урамындагы 40нчы йорт каршында булган.

Казанда 50 яшьлек ир-ат тиешсез урында юл аша чыкмакчы булган һәм машина астында калган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә 20.21 сәгатьтә «Опель Астра» автомобиле Әмирхан урамындагы 40нчы йорт каршында тиешсез урында юл аркылы чыгарга уйлаган 50 яшьлек ир-атны бәрдергән», - дип искәрттеләр шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә.

Нәтиҗәдә, җәяүле авыр тән җәрәхәтләре алган. Табиблар аның оча сөяге сынуын ачыклаган.

Фото: Рамиль Гали/архив/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев