Казанда бер автомобильдә 200 кг наркотик тапканнар
Хәвеф-хәтәр

Казанда бер автомобильдә 200 кг наркотик тапканнар

Тыелган матдәләр тутырылган машинаны Иске Аракчино авылы янындагы паром янында тапканнар.

Казанда Аракчино янында бер автомобильдә 200 кг наркотик тапканнар. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

Агентлык чыганагы сүзләре буенча, тыелган матдәләр тутырылган машинаны Иске Аракчино авылы янындагы паром янында тапканнар.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, алынган наркотикларның бәясе чама белән 1 миллиард сум булуы ихтимал. Урында хокук саклау органы хезмәткәрләре эшли.

Фото: https://tatar-inform.tatar

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев