Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда биш катлы йортта янгын чыгу сәбәпле, 15 кеше эвакуацияләгәннәр

Янгын бүген иртән Шамил Усманов урамындагы йортның бер фатирында булган.

Казанда биш катлы йортта янгын чыккан. Шул сәбәпле 15 кеше эвакуацияләнгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген иртән Шамил Усманов урамындагы йортның бер фатирында янгын чыгуы турында хәбәр килде. Урынга килгән коткаручылар  фатирда янгынны туктатты. Анда дүрт квадрат метр мәйданда җиһаз янды», – дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Янгын чыгу аркасында йорт подъездына төтен тулган. Янгын сүндерүчеләр югары катларда яшәүче 15 кешене йорттан алып чыккан. Зыян күрүче кешеләр юк.

Фото: архив/Ильсия Завилейская/Яшел Үзән

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев