Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда кыз егетенә чәнчемәкче булган, әмма аны яклап чыккан танышын үтергән

Узган елның декабрендә Башкортстаннан Казанга акча эшләргә килгән 22 яшьлек кыз егете белән бергә танышларын Тансык урамында фатирга «өй туе»на чакырган. Тикшерү фаразлавынча, исерткеч эчемлекләр эчкәннән соң кыз бергә яши торган егете белән талашкан, аннары пычак алган һәм аңа чәнчемәкче булган.

Әмма ир-атны кунаклар яклап чыккан. Шул вакытта ул 32 яшьлек танышына пычак белән кадаган, анысы үлгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Кыз бу җинаятькә катнашы булуын танымаган. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер аны сак астына алганнар. Бу эш судка юлланган.

Чыганак : https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-kyz-egetena-cancemakce-bulgan-amma-any-yaklap-cykkan-tanysyn-utergan-5852702

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев