Казанда яңа елда “Жигули” бәрдереп киткән пенсионер үлгән
Хәвеф-хәтәр

Казанда яңа елда “Жигули” бәрдереп киткән пенсионер үлгән

77 яшьлек әби юлны җәяүлеләр кичүеннән читтә чыга торган булган.

Казанда яңа елның беренче көнендә машина бәрдереп киткән пенсионер хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән үлгән. Бу хакта шәһәр автоинспекциясе хәбәр итә.

67 яшьлек “Жигули” хуҗасы куркынычсызлык тизлеген дөрес сайламаган һәм юлны җәяүлеләр кичүеннән читтә чыгып барган 77 яшьлек әбине бәрдергән.

Юл-транспорт һәлакәте 1 гыйнварда 15 сәгать 15 минутта Мәүлет урамындагы 29нчы йорт каршында булган.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында җәрәхәтләр алган әби хастаханәгә озатылган. Ул ике көннән вафат булган. 
 

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев