Менделеевск районында автобус белән җиңел машина бәрелешкән
Хәвеф-хәтәр

Менделеевск районында автобус белән җиңел машина бәрелешкән

Автобуста 34 кеше булган.

Менделеевск районында автобус белән бәрелешкән җиңел машина йөртүчесе зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген иртән Чаллы – Әгерҗе юлының 21 нче чакрымында “Дэу” автомобиле “Хайтер”рейс автобусы белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте вакытында автобуста 34 кеше булган. Һәлакәт аркасында юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машина йөртүчесе зыян күргән.

Урында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, полиция һәм медицина хезмәткәрләре эшләгән.

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев