Россия чаңгы спорты ветераны АКШта узышлар вакытында вафат булган
Фаҗига Миннесотада марафон вакытында булган.
Россия чаңгы спорты ветераны Андрей Шамшурин Миннесотада марафон вакытында үлгән, дип хәбәр итә “Известия”.
Басма мәгълүматлары буенча, финишка берничә чакырым кала, 54 яшьлек ир-атның хәле начарланган.
Чаңгычының үлем сәбәпләре турында әлегә мәгълүмат юк.
Фото: Рамиль Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев