Шок: табиблар 100 магнит йоткан 5 яшьлек кызны үлемнән коткарган [+фото]
Хәвеф-хәтәр

Шок: табиблар 100 магнит йоткан 5 яшьлек кызны үлемнән коткарган [+фото]

Кечкенә пациентка өч сәгатьлек уңышлы операция ясаганнар.

Әти-әнисе сабыйны эндоскопия бүлегенә китергәндә, бала хәлсез була, коса.  Шунысы ачыклана - уен вакытында кыз абыйсының магнитлардан торган уенчыгын – неокубны ала. Әлеге уенчык бер-берсенә ябышкан бик күп түгәрәк магнитлардан тора. Витаминнарга охшаган, ялтыравык түгәрәкләрне кыз бала йотып карый...

«Магнитлар бер-берсеә ябышып, бер фигура барлыкка китергәннәр. Гомуми наркоз астында, махсус эндоскопик җиһазлар ярдәмендә аларны этаплап ашказаныннан чыгардык. Операция өч сәгатькә якын дәвам итте", - ди Мәскәү өлкәсе фәнни-тикшеренү клиник институтының эндоскопия бүлеге җитәкчесе Елена Вакурова.

Операция уңышлы узган. Баланы, өч көн хастаханәдә ятканнан соң, өенә озатканнар. 


Нет комментариев