Татарстанда авариядә алты кеше имгәнгән
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда авариядә алты кеше имгәнгән

Татарстан номерлары булган "Киа" джибы һәм Ямал-Ненец округыннан килгән "Опель" иномаркасы кара-каршы бәрелешкән.

Казан янындагы юл һәлакәтендә алты кеше имгәнгән. Шулар арасында җиде яшьлек бала да бар. "Татар-информ" агентлыгында бу урыннан видео барлыкка килде.

Авария Идел аша күпер тирәсендә "Малиновка" контроль постыннан ерак түгел урында булган. Татарстан номерлары булган "Киа" джибы һәм Ямал-Ненец округыннан килгән "Опель" иномаркасы кара-каршы бәрелешкән. Ике машина да җитди җимерелгән.

Авариядә имгәнгән кешеләрнең барысын да 12нче хастаханәгә илткәннәр.

Фото: скриншот с видео

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев