Татарстанда зебрадан ике баласы белән чыгучы ханымны таптаталар [коточкыч хәл]
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда зебрадан ике баласы белән чыгучы ханымны таптаталар [коточкыч хәл]

17 сентябрьда Чаллыда Toyota Corolla машинасы ике баласы белән зебрадан чыгучы хатын-кызга юл бирми.

Кичке сигезенче яртыда Раскольников урамының 36нчы мәхәлләдә 37 яшьлек хатын-кыз 10 яшьлек улы һәм 2 яшьтәге баласын күтәргән килеш юлдан чыгып бара. Машина йөртүче зебра булуына карамастан, хатын-кызга юл бирми һәм таптатып китә.

Нәтиҗәдә, хатын-кызны малае белән төрле җәрәхәтләр алу нигезендә хастаханәгә озаталар. Кечкенә баласына ярдәм кирәкмәгәнлеге ачыклана.

Фото: архив/Салават Камалетдинов/Татар-информ

http://progorodchelny.ru/news/view/75706/


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Правасын - "пожизненно" алырга.