Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Тенекидә сарай янды, өйне саклап калдылар

Янгыннан саклау хезмәткәрләре өчен якшәмбе тыныч булмады. Тенеки авылында көндез 16.30 сәгать тирәсендә янгын чыгып, шәхси хуҗалык сарае күмергә әйләнде.

Ут йортка да күчә башлый. Әмма авыл халкының тырышлыгы, янгын сүндерү техникасының вакытында килеп җитүе нәтиҗәсендә өй саклап калына. Хәзер янгын чыгуның сәбәпләре ачыклана. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының районара янгын күзәтчелеге бүлеге гражданнарны ягу мичләре, электр приборлары белән эш иткәндә аларның һәм ут чыбыкларының төзеклегенә аеруча игътибарлы булуларын сорый. Мунча миченә якканда аны күзәтүчесез калдырмавың хәерле. Шушы кагыйдәләрне төгәл үтәү сезне янгыннан саклар.

Фото: https://pixabay.com | zdenet

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев