Тукай районында кеше үлеменә китергән янгын урыныннан фотолар чыкты
Хәвеф-хәтәр

Тукай районында кеше үлеменә китергән янгын урыныннан фотолар чыкты

Янгын Борды авылының Үзәк урамындагы 96нчы йортта чыккан.

Тукай районында 61 яшьлек ир-атның үлеменә китергән янгын урыныннан фотолар чыкты. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Борды авылының Үзәк урамындагы 96нчы йортта җиһазлар һәм башка әйберләр янган. 72нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре йорттан ир-ат гәүдәсен алып чыккан. Табиблар аның үлемен раслады.

Янгын электр җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан дип фаразлана.

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев