Ике зыян күрүчене дә хастаханәгә салганнар.
Республиканың Тукай районында «Татарстан» совхозы бистәсендә низаг булган.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, 20 яшьлек укытучы көнләшеп сөйгәне — Чаллы көллиятенең 17 яшьлек студенты белән талашкан. Талаш вакытында кыз пычак алып берничә тапкыр сөйгәненең күкрәгенә кадаган.
Аннары укытучы кыз үз-үзен үтерергә теләгән.
Ике зыян күрүчене дә хастаханәгә салганнар.
Фото: архив/Рамиль Гали
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев